Кадер кичәсе: дога
❓Кадер кичәсендә нинди дога укырга?
📖“Кадер” сүрәсеннән белүебезчә, ошбу мөбарәк төндә Аллаһ әмере буенча җиргә бик күп фәрештәләр иңәр. Раббыбызның тугры мәхлуклары – фәрештәләр – гыйбадәт кылучы кешеләрне эзләрләр, шундыйларны тапсалар, аларга бәхет-изгелек теләп, гөнаһлары кичерелүен үтенеп, догалар кылырлар, “мөэмин-мөселманга сәләм!” дип дәшерләр һәм бу таң атканчыга кадәр дәвам итәр...
💬Гайшә анабыз риваять кылуы буенча, Мөхәммәд ﷺ Рамазан аеның ахыргы 10 төнен йокламыйча гыйбадәттә үткәргән булган, гыйбадәтендә гадәттән тыш тырышлык күрсәткән. Бервакыт мөэминнәр анасы Гайшә анабыз Пәйгамбәребездән ﷺ сорады: “Әгәр мин Кадер кичәсен белсәм, ул кичтә нинди дога кылыйм?”. Мөхәммәд ﷺ җавап итеп аңа:
🤲🏽 “Аллаһүммә иннәкә гафуввүн, түхиббүл гафүә фә әгфүганни”
🤲🏽“Йә Аллаһ, дөреслектә Син гафу итүче, гафу итәргә яратасың, минем гөнаһларымны гафу ит”, - дигән доганы өйрәткән.
#дога #дуа #кадеркичәсе #рамазанае #кадеркиче #рамазан
#рамазаншәриф #гыйбадәт #нәсыйхәт