Ут кебек әби

Аны авылның аяклы тарихы, диләр. Сүзебез бөтерчек кебек җиңел гәүдәле, Үрәзмәт авылында гомер итүче Әлфия Гайнетдинова турында. “Берүзе бәрәңгесен алып, аңа кадәр пычак белән бәрәңге сабагын берәмтекләп кисеп чыкты” дигән сүзне ишетеп, Үрәзмәттә яшәүче ут кебек әбине үз күзебез белән күреп кайтасыбыз килде. Чынлап та ут кебек әби булып чыкты. 91 яшь тула димәссең үзенә!
Back to Top