01 Әлифба. Коръән уку сабаклары

“Әлиф“, “Бә“, “Тә“, “Сә“, “Җим“ хәрефләрен һәм хәрәкәләрне өйрәнәбез 📜 Бер хәдистә “Гарәп телен яратыгыз, чөнки аңа өч мөһим нәрсә бәйле: ахырзаман пәйгамбәре гарәп булган, Коръән гарәп телендә иңгән, һәм җәннәт әһелләре гарәп телендә сөйләшәчәк” - диелгән. “Әлифба. Коръән уку сабаклары“ тапшыруының беренче чыгарылышында “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел“ исемендәге Казан мәдрәсәсе мөгаллиме Хәйдәр хәзрәт Куйруков ярдәмендә гарәп хәрефләре белән таныша башлап Коръән укырга өйрәнәбез.
Back to Top