«Җизнәкәй», шаян бию. Татар биюе буенча мастер-класс

Бу бүлектә сез татар милли хореографиясенең иң яхшы үрнәкләре - ансамбльнең алтын бию фонды белән таныша аласыз. Ансамбльнең «Алтын фонд»ыннан «Җизнәкәй» биюен тәкъдим итәбез. Комментарий ясый:Валерий Анатолий улы Кузнецов-Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәхнәләштерү бүлеге мөдире, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең солисты (1984-2004 еллар), Татарстан Республикасының атказанган артисты. «Җизнәкәй»-Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең солисты Владислав Уткин башкара. Татар биюенең бөтен матурлыгын белергә омтылучылар өчен без «Мирас» («Наследие») исемле мультимедияле белем бирү программасын булдырдык. Проект мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә милли проектларга ярдәм итү өчен Россия Федерациясе Президенты гранты кысаларында, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле ярдәме белән гамәлгә ашырылды. Проект җитәкчесе: Юрий Леонид улы Жуков – Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең директоры, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре. Проектның сәнгать җитәкч
Back to Top