АЗАТ КАРИМОВ- АШКЫНУ (ФАКИЛ САФИН СҮЗ)

Агыла болыт агыла, Дөнья куа бәндәсен, Вакыт юк бит диип- әй ашкына, Узып чаба шәүләсен.               Куш: Агыла болыт агыла, Кая гына ашкына. Нәрсә белән килеп җитәрбез, Гомернең азагына. Ага болыт тама тамчы, Ташны тишә тамчылап. Бәхет таптым диеп көткәндә, Тормыш кыйный камчылап. Ага болыт тама тамчы,   Өмет безне яшәтә. Дөнья серен аңламассың Ничә гомер яшәп тә.
Back to Top