“Әлиф“ спектакле “Алтын битлек“ алды

“Әлиф“ дип аталган хореографик тамаша Русиянең “Алтын битлек“ бүләгенә лаек булды. Төп рольне башкаручы Нурбәк Батулла бәйгенең “балет-заманча бию“ төрендә җиңде. Бүләкләү тантанасында Нурбәк татарча чыгыш ясап “Рәхмәт әти-әниемә, рәхмәт укытучыларыма. Бу җиңүне бөек татар халкына багышлыйм“, диде. “Әлиф“ татар язуының катлаулы язмышын тасвирлый. Хәрәкәт һәм ком ярдәмендә Нурбәк югалган татар хәрефләрен күрсәтә. Шуның аркылы татарның фаҗигале тарихын тасвирлый.
Back to Top