«Микулай» фильмының премьерасы

Күптән түгел Бөтенроссия проектына Татарстан режиссеры Илшат Рәхимбай төшергән «Микулай» этнотриллеры чыкты. Картина Мансур Гыйләҗевнең оригиналь пьесасы буенча төшерелә. Күптән түгел Казанда узган премьерада, пьеса авторы һәм краунфандерлардан тыш Камал театры режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, ТР вице-премьеры Роман Шәйхетдинов катнашты. Зал кунаклар белән тулы иде, алар арасында беренче чиратта, кино индустриясе һәм медиа вәкилләре. Без дә бу чараны күрми кала алмадык!
Back to Top