Евразия киңәшмәсе
Законсыз рәвештә керем алу һәм террорчылыкны финанслауга каршы көрәш юлларын Евразия белгечләре тикшерә. Казанда үтүче Халыкара Евразия киңәшмәсендә дәүләт-шәхси партнерлыгын җәелдерү турында сөйләшәләр. Нәкъ шушы алым җинаять юлы белән керем алуны киметәчәк, дип саный белгечләр. Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, Татарстанда җинаять юлы белән керем алу очракларын ачыклау, терроризм һәм экстремизмны финанслаучы каналларны ябуга зур игътибар бирелә. Шик уятучы финанс операцияләренең дә саны кими, дип белдерде президент.