Моабит дәфтәрләре күрсәтелде: Милли музейда Нөсхә көне узды

15 февраль, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнендә, Милли музей шагыйрьнең фашист тоткынлыгында язылган легендар «Моабит дәфтәрләре»н музей фондларыннан тантаналы рәвештә чыгарып, халыкка күрсәтте 📝 Сугыштан соң могҗизалы рәвештә сакланып калган шигырь кулъязмалары музей экспонатлары арасында иң кадерле ядкәр булып саклана. Тантаналы чарада без дә булып кайттык. Бәйрәм рухын тапшыруны карап тоя аласыз!
Back to Top