#БезТатар флешмобы
Сәлам, дуслар! Татар блогерлары һәм эстрада җырчыларыбыз белән берлектә ясалган видеоны карап үтегез. Әлеге видеода без милләтебезне танытучы әйберләрне бер-беребезгә тапшырабыз. Ничек булган? Кемнәрне таныдыгыз соң?☺️
Минем шул уңайдан зууур конкурс та игълан итәсем килә. Сез дә үзегезнең инстаграмыгызга #БезТатар хештегын куеп милли әйберләребез белән фото-видеолар урнаштырыгыз. Мәсәлән, түбәтәй-калфак киеп, чәк-чәк, өчпочмак, милли киемнәребез, уен коралларыбызны һәм башка татарлыкны күрсәтүче предметларны кулланып фото-видеолар кертергә.
Призлар:
Xiaomi Mi Robot Vacuum робот-пылесосы;
Смарт-сәгать HONOR Watch Magic 2;
Sennheiser CX400TW1, Bluetooth наушнигы;
Конкурсның шартлары:
1) Татарларны белдерүче әйберләр белән фото-видео төшереп инстаграмга кертергә;
2) Пост астына #БезТатар хештегын куерга (Конкурс беткәнче аккаунтларыгыз ачык булсын)
3) Фото-видеолар 26 нчы октябрьдән соң кертелгән булырга тиеш;
Конкурска нәтиҗә 15 ноябрь көнне туры эфирда ясалачак!
#кызыкмызык