Исергп кел хтеренд
26 нчы октябрь көнне, Исергәп авыл Мәдәният йортында Зәрия Хәбипованың “Туган авылым Исергәп” дип аталган китабын тәкъдим итү кичәсе үтте.
Авыл тарихын бик җентекләп өйрәнеп, шундый күләмле, затлы итеп итеп эшләнгән китап язган Зәрия апаны авыл Совете рәисе котлап рәхмәт әйтте.
Район администациясеннән вәкил рәхмәт хаты тапшырды.
Зәрия апа китап язылу тарихын сөйләп үтте. Әлмәттән килгән дуслары, Зәрия апа ж,итәкләгән “Туган як” клубы вәкилләре: Шәһит Таипов, Ирек Бәдретдинов, Дамир Таж,и, Минсәгыйть Вәлиуллин, Бөтенроссия иж,тимагый фонды “Татар гаиләсе”нең Әлмәт районы бүлеге ж,итәкчесе, әдәби әйдаман Гөлия Замалеева, каләмдәшләре, китапның төп иганәчесе авылдашыбыз эшмәкәр Ирек Габбасов, язучы- публицист Наил Шәрифуллин, Рәзинә Шараева, сугыш чоры балары исеменнән Фатыйх ага Вәлиәхмәтов чыгышларында авторның зур хезмәтен киләчәк буынга калдырган олы хәзинә дип билгеләп үттеләр.
Римма Нәгыймова, Фәнзия Шәмсетдинова үзләре язган шигырьләрен укыдылар.
Кичәдә катнашкан кунаклар: авылыбызның иганәчесе
Ирек Габбасов, Мәләвез шәһәреннән, эшмәкәр,
Наил Шәрифуллин – авылдашы, язучы, “Ватаным Татарстан” газетасы журналисты,
Фәридә Зыярова – Баулы районы үзәкләштерелгән китапханәләр директоры урынбасары
бүләкләде һәм котладылар,
Камил Шәмсуаров – Исергәп мәчете имам хатыйбының китапта мәкаләләре басылды, фатыйхасын бирде.
Баулы - хәбәреннән журналист Ләйсән Сәетгәрәева да фотоларга төшерде.
Чараны бик матур итеп Рәфидә Хәкимова алып барды.
Кичәне оештыручы мәдәният йорты директоры Лилия Талипова, Рәфидә Хәкимова, Фатыйх Вәлиәхмәтов,
Руслан Суфиянов башкаруындагы концерт номерлары кичәне тагын да бизәде.