Имамнан сорыйк #10
Кешене нинди очракта өшкерергә кирәк? Һәм нигә? Хәрам юлдан кергән акчаны нишләтергә? Бу һәм башка сорауларга “Имамнан сорыйк“ тапшыруында җаваплар ачыклана.
Тайм-код:
00:35 Иремнең беренче хатыныннан ике баласы безнең белән яши. Шәригать кануннары буенча алар миңа “әни” дип эндәшә аламы?
03:41 Бөтен мөселманнарга да гарәп телен белергә кирәкме? Яки Коръәннән берничә сүз аңлашылса да җитәме? Гарәп телен белү – фард, сөннәт, вәҗиб әллә мубахмы?
07:52 Ураза тотканда теш табибында прием булган очракта нишләргә? Бармаскамы? Барсаң нинди таләпләрне онытмаска?
09:49 Кешене нинди очракта өшкерергә кирәк? Һәм нигә?
14:55 Миңа хәрам юлдан кергән акчаны нишләтергә? Андый акчаны хәйриячелек фондына бирергә ярыймы?
18:42 Ир-ат, хатынын ташлап, өйдән чыгып китсә һәм башка кайтмаса, никах бозыламы?
20:19 Исламда йолдызнамәгә ышанырга ярамый диләр. Ә менә япон зодиак календарына, 12 хайванга ышанып буламы?
20:19 Шаригатьтә эмиз, квас, кефир хөкемнәре нинди?
23:34 Авырганда нинди сүрәләр, догалар укырга кирәк?
28:04 Ислам