Габиди Әзһәр 70 яшь 26 09 1997г

Әзһәр Габиди (Әзһәр Сәмигулла улы Габидуллин) 1926 елның 25 сентябрендәТатарстанның Сарман районы Чукмарлы авылында туа. Сарман урта мәктәбендә укый, шуннан 1943 елны фронтка китә. Яраланып яу кырыннан кайткач, 1950 елда Минзәлә педагогия училищесын тәмамлый. Утыз ел буена урта мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыта. Ә.Габиди 1942 елдан бирле әдәби иҗат белән шөгыльләнә. Иҗатының зур өлеше балаларга багышланган. Аның төрле елларда дөнья күргән «Тапкырҗан табышмаклары», «Кошчыгым», «Калган эшкә кар ява», «Таң сәгате», «Без – яз дуслары», «Өч киңәшче» һ.б. китаплары яшь буынны намуслы һәм тәртипле, тырыш һәм хезмәтчән итеп тәрбияләүдә зур роль уй
Back to Top