Караоке - "Сабан туе " Татарча жырлар | Татарская народная песня KaraTatTv
Татар халык җыры “Сабан туе“
Сабан туе — хезмәт туе,
Шатлык һәм бәхет туе, шул;
Уйнап, биеп, җырлап, көлеп,
Бәйрәм итик көн буе.
Шау-гөр килә киң болыннар,
Кырлар һәм су буйлары, шул;
Котлы булсын, колхоздашлар,
Ямьле сабан туйлары!
Бәйрәм итик шатланышып,
Туганнар, бергә-бергә, шул;
Безнең бергә булуыбыз
Китсен бөтен гомергә.
Сабан туе — хезмәт туе,
Шатлык һәм бәхет туе, шул;
Уйнап, биеп, җырлап, көлеп,
Бәйрәм итик көн буе.
Народные татарские песни караоке на канале KaraTatTV.
Караоке в хорошем качестве онлайн бесплатно!
Tatar folk songs on the karaoke channel KaraTatTV.
Karaoke in good quality online for free!