“Туган ягым -яшел бишек“ проекты. Югары Мәтәскә авылы.
Мине юллар Югары Мәтәскә авылына алып килделәр. Авыл башында ук зират каршы ала. Аны әйбәтләп койма белән әйләндереп алганнар. Тыныч, аяз , матур җәйге кич. Һавасын сулап туеп булмый. Кайдадыр чишмә суының чылтырап агуы ишетелә. Капка төпләрендә кемнәрнеңдер гөлдер-гөлдер сөйләшеп утырулары колакка чалына. Әнә, югары очта кемдер гармуны телләренә җитез генә кагылып алды да дәртле көй “сыздырып“ җибәрде. Менә шушы гүзәл аһәңле кичке авыл симфониясенә кушылып-ияреп, минем дә аякларым үзләреннән-үзләре клуб ягына атладылар..
Авыл Казан ханлыгы чорында нигезләнгән. Халкы XIX гасырда тегүчелек, бүрек тегү белән шөгыльләнгән. 1992 нче елда – 582, 2020 нче елда 487 кеше яши, татарлар. Авылда инде башлангыч мәктәп тә ябылган. Хәзерге вакытта авыл клубы эшли. Авылның “Фазыл чишмәсе” фольклор коллекивын районда гына түгел, республика да беләләр. Югары Мәтәскә авылы данлыклы “Фазыл чишмәсе” җыры туган авыл да бит әле ул.
1940 елларда баянчы Рокыя Ибраһимовага шушы авылда булырга туры. Эштән соң, кич белән, авыл яшьләренең җырлап күңел ача торган урыны булган «Фазыл чишмәсе» дип аталган чишмә буенда Зиннәтулла исемле гармунчы егетнең бер көй уйнап утыруын ишетә. Рокыя көйне отып ала. «Фазыл чишмәсе» янында ишеткәнгә аңа «Фазыл чишмәсе» дип исем куша. 1947 елда Сибгат Хәким җырның сүзләрен яза.
Үзенең үткәненә һәм тарихына хөрмәт һәм ышаныч белән караган халыкның гына киләчәге бар. Шуңа күрә без олы шәхесләребез, бөек халкыбыз, үткән олы тарихыбыз белән горурланырга, алар рухы белән яшәргә тиешбез.
Авыл хакында тулырак район газетасында.
Зөлфия Ибраһимова.