Выступление гостей вечера 2

Ренат Хуснутдинов со стихотворением Г. Тукая “Бәйрәм бүген“ БӘЙРӘМ БҮГЕН Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген! — Нәрсәдән бу? — Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген! Бер мөкатдәс хис белән һәрбер кеше хәйран бүген; Уйный сазым да минем бәйрәм көен: бәйрәм бүген! Арттыра, күрдем, кояш гадәттәгедән балкуын; — Ул киенгәндер! — дидем, бәйрәм бүген, бәйрәм бүген! Хис итеп һәр җирдә дә бер төрле хуш ис аңкуын; «Ислемай сөрткән икән дөнья!» — дидем, бәйрәм бүген! Яр башыннан тыңладым мин бер суның дулкыннарын: Сөйләшәләр үзара: «Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!..» Тыңладым әкрен генә искәндә бәйрәм көн җилен; Анысы да сөйли тагын: «Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!..» СЕГОДНЯ ПРАЗДНИК Веселье во всем мире, есть одна прелесть сегодня! — Отчего это? — Я знаю: сегодня праздник, сегодня праздник! Каждый охвачен одним волнующим чувством; И моя душа играет праздничный мотив: сегодня праздник Солнце светит ярче обычного, я вижу; — Оно приоделось наверно! — говорю, сегодня праздник, сегодня праздник! Чувствуешь ве
Back to Top