Салават Фатхетдинов - Күңелеңә авыр алма

Салават Фатхетдинов 6 сезон Текст Яр дип, яр эзләүчеләр бар. Яр төрле булганын беләм. Ярга җиттем дип, упкынга Очканнар барын беләм. Күңелеңә авыр алма — Тормыш түгел, алсу алма. Күңелеңә авыр алма — Тормыш түгел, алсу алма. Наз дип, наз эзләүчеләр бар. Наз татлы булганын беләм. Наз таптым дип, борчуларга Чумганнар барын беләм. Күңелеңә авыр алма — Тормыш түгел, алсу алма. Күңелеңә авыр алма — Тормыш түгел, алсу алма. Яр дип яр эзләүчеләр бар Ярның бер булганын беләм. Ярга җиттем дип, упкынга Очканнар барын беләм. Күңелеңә авыр алма — Тормыш түгел, алсу алма. Күңелеңә авыр алма — Тормыш түгел, алсу алма.
Back to Top