Ильдар Хакимов - Көтмәм инде

Килерсең дип көткән өметләрем Көзге чәчәкләрдәй сулдылар Ялгыз узган юллар, синсез еллар Үкенечкә генә булдылар Көтмәм инде, күпмә язлар үтте Мең яралы йөрәк сине көтте Гафу итче зинһар хәзер инде Көтеп яшәр көчем бетте Язларымда сине очраттым да, Язларымда сине югалттым Бер килер ул диеп сине көтеп Үз үземне алдап юаттым Барлыгыңны белеп яшәү бәхет Башкасыннан мине өздең син Көтмәм инде сине, еллар арта Барысына ялгыз түздем мин
Back to Top