КАБАТ ТУДЫМ ДӨНЬЯГА♨️БИК МАТУР ШИГЫРЬ
🙏Кабат тудым бүген мин дөньяга.
Шундый якты хисләр күңелдә.
Очып китәр идем күбәләктәй
Булса әгәр канат иңнәрдә.
🙏Бетсә синдә берчак яшәү дәрте
Өмет чаткың сүнсә бер мәлгә.
Башкаеңа килсә төрле уйлар
Тик үзеңә кала түзәргә.
🙏Бер җылы сүз җитә шул халәтне
Күңелеңнән алып ташларга.
Авыр минутларны артта куеп
Яңа матур тормыш башларга.
🙏Мин телимен барчабызга саулык
Жәлләмәсен Раббым, беркемнән
Кабат туган кебек бул син дөньяга -
Барсы тора Кеше үзеңнән!
🙏Изге җомга көне бүген, дуслар
Тик изгелек булсын җаннарда.
Киң колачын җәеп, бөек Раббым
Каршы алсын безне таңнарда.
🙏Туар көнгә әгәр аяк бассак
Яхшы гамәлләрдән читләшми.
Биш савабы белән разый булып
Бирер безгә Аллаһ жәлләми.
🙏Изге җомга көне белән, дуслар
Телим сезгә матур теләкләр.
Исән- имин үтсен көннәребез
Юлдаш булсын тик изгелекләр.
🙏Бөек Раббым һәрчак ярдәм итсен
Мәчет ишекләрен ачарга.
Мәхрүм булсаң шушы халәттән син
Ярдәм итсен өйдә укырга.
🙏Тәмле ашлар, кайнар чәйләр белән
Каршы алыйк дусны-туганны.
Олыларның сүзен онытмыйкчы
Оҗмах ашы була дигәнне.
🙏Гүр иясе булгач Раббым безгә
Бирер дуслар шундый сорауны.
“Күршең белән ничек яшәдең син?“
Бирү кирәк туры җавапны.
🙏Тормышта бит төрле хәлләр була
Син керәсең йөгреп күршеңә.
Рәхмәтле бул, иң беренче булып
Ярдәм кулы сузган КҮРШЕҢӘ!
Автор Анфира Миргалимова ЯР Чаллы шәһәре