11 Кеше – ул үзе бер дөнья
Кеще үзе, фән, әдәбият, сәнгать ярдәмендә кешене үзен-үзе аңларга, белергә тырыша. Гәрчә бер сер ачылгандай булса, икенчесе чыга, өченчесе беленә. Аларның очына чыгарлык түгел…
Узен кеше итеп тоюдан, үз бәясен, кадерен белүдән шәхес башланыр. Шәхес – ул күпләр хөрмәт иткән дәрәҗәле кеше. Шәхес – ул олы эшләре белән дан алган ил кешесе. Шәхес – ул халыкның кадерле ул-кызлары…
Дөнья серле, дөньядан кеше серлерәк. Кеше – үзе бер дөнья, ди философлар. Хак сүзләр: кеше аша, кеше ярдәмендә дөнья ачыла. Кеше булганга гына дөньяның дөньялыгы, кызыклыгы беленә. Бар нәрсә синнән, синең акыл кодрәтеңнән башлана түгелме соң, кешем?! Димәк, дөнья үзәге дә син үзең.
*************************************************************
Материаллар:
Нәкый Исәнбәт «Кеше», «Кеше белән кеше аермасы», «Кешенең явызлыгы һәм рәхимлеге», «Үзеңне тану-белү», «Камиллек» – «Татар халык мәкальләре» җыентыгы, III том
Гайса Хөсәенов «Кеше үз-үзенә дә сәер», «Хәтер», «Серлерәк», «Шәхес» – «Таштагы язулар» җыентыгы
Шигырьләр:
Әфган Гыйззәтов «Кеше һәм еллар», «Кеше»
Әсхәр Кәшфуллин «…Бәхет һәм сәгадәткә ирешү»
Рәмис Аймәт «Юк»
Әсгать Галиев «Сүз әйтер чак – бүгендер»
Җырлар һәм аларны башкаручылар:
«Гомер – елга» Илшат Шәйхуллин
«Яшәу үзе бәхет дөньяда» Илнар Гәрәев
«Көзгеләр» Наил Әзгәмов
«Мин үземне эзләдем» Илназ Сафиуллин
«Тормыш җебе» Салават Фәтхетдинов
Фон: Andrias Bartlett - Emotional Music - Wonderful night