Татарстанда илклм проект буенча волонтерлыкка ярдм итче 22 зк ачылды

Татарстанда иҗтимагый үсеш һәм волонтерлык хәрәкәтенә, хәйриячелеккә, гражданлык инициативаларына булыша торган 22 «Игелек.Үзәге» – «Добро.Центр» эшли. Бу – Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән башланган «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында республикада «Социаль активлык» федераль проектын гамәлгә ашыру ярдәмендә мөмкин булды. Әлеге үзәкләр шәһәр һәм районнардагы волонтерлык оешмаларын берләштерә. Бүгенге көндә Татарстанда үз ирке белән шәхсән яки иҗтимагый оешмалар һәм хәрәкәтләр аша 178 меңнән артык волонтер хезмәт куя.
Back to Top