Тәгәрмәч №3 Туембаш (Уразкино)
Бу атнада “Тәгәрмәч“ Кукмара районындагы Туембаш авылына юл алды.
Луиза белән Линар җиләк хуҗалыгында берсеннән-берсе тәмлерәк җиләктән авыз итте, тәгәрмәчле мунчаны да күрде, мәктәп музеенда борынгы блендерны да эзләп тапты.
Туембаш үгезләре бер-берсе белән сөзешергә ярата булып чыкты. Әмма бу кадәр баһадирлык нинди нәтиҗәгә китерә? Җавап - репортажда.
Авылда Әтиләр һәм Әниләр чишмәсе бар - кайсысының суы тәмлерәк? Луиза шәхсән сынап, татып карады.
Авылда чәчәк үстерүчеләргә Сабан туенда бүләк бирәләр