Теләче районында Галәветдин Зыятдинов исемендәге конкурска йомгак ясалды

Озак еллар Татарстан дәүләт телевидениесендә авыл хуҗалыгы редакциясе журналисты булып эшләгән хезмәттәшебез һаман истә, якташлары да аны горурланып искә ала. Теләче районыннан хәбәрчеләребез репортажы. «Авыл офыклары» тапшыруын алып барган ветеран журналист Галәветдин Зыятдинов «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясендә 40 елга якын эшләде. Аны халык бик тиз танып ала иде. Чөнки ул үзе дә гел халык арасында булды.
Back to Top