Юлдашым – кояш
«Безнең күз алдында тоташ караңгылык, төн дип уйлый күпләр. Ялгышалар. Караңгылык түгел анда. Безнең күз алдында бернәрсә дә юк. Караңгылык та, яктылык та... Бары бушлык». Илүзә ИБРАҺИМОВА бу дөньяга килгән көненнән бирле күрү сәләтеннән мәхрүм. Тормыштагы бик күп нәрсәләрне – беренче кар яуган ап-ак җир өстен, сары тузганаклар япкан болыннарны, кызарып кояш баюын, күкләрнең зәңгәрлеген, үзен сөеп баккан күзләрне, әти-әнисенең йөзен – берсен дә күзаллый алмый ул. Ләкин сез Илүзәне бәхетсез дип уйларга ашыкмагыз. Күңелендә хыяллары, максатлары булган, бернигә дә карамый шул максатларына таба барган кеше һич тә бәхетсез була алмый.
Тулысынча журналыбызның август санында укыгыз.
Видео: Анна Арахамия